Thursday, 3 December 2015

Tataristan haberleri



Tataristan haberleri
Түбән Кама ТВ хезмәткәрләре “ТЭФИ-Регион” финалына чыкты
(Түбән Кама, 18 февраль, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). “НТР” илнең иң дәрәҗәле “ТЭФИ-Төбәк” телевизион конкурсында финалга чыкты. Түбән Кама яңалыклары 300 меңгә кадәр кеше яши торган шәһәр-катнашучылар арасында “Көндәлек мәгълүмати программа” номинациясендә иң яхшылар өчлегенә кергән.

Түбән Кама ТВ хезмәткәрләренең җиңүе хакында кичә кич билгеле булды. Конкурс финалчыларын Уляновскида билгеләделәр. “НТР” телеканалының яңалыклар хезмәте командасы уңышларын Владимир Познер, Яна Поплавская, Эрнест Мацкявичюс һәм Елена Масюк бәяләде.
ТЭФИ статуэткасына ия булу хокукына көрәштә түбәнкамалыларның көндәшләре арасында илнең 81 төбәгеннән 160 телекомпания бар иде, гомумән алганда, 546 проект тәкъдим ителгән. “ТЭФИ-Регион” конкурсында җиңүчеләр апрель уртасында Таганрогта билгеләнәчәк.

Быел финалга узган “НТР” Татарстанның бердәнбер телекомпаниясе булуын билгеләп үтәргә кирәк. Бу канал 2003 елда иң яхшы яңалыклар өчен ТЭФИ статуэткасына ия булган иде.
 
FISU җитәкчелеге Казанның 2013 елгы Универсиадага әзерлеген югары бәяләде
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Кристина Иванова). Казанга визит белән килгән Халыкара студентлар спорт федерациясенең беренче вице-президенты Клод-Луи Галльен Татарстан башкаласының 2013 елгы Бөтендөнья универсиадасында катнашучыларны кабул итәргә әзерлеген югары бәяләде.

“2013 елгы Универсиадага әзерлек дәрәҗәсен “бик югары” дип бәяләргә мөмкин, - дип белдерде бүген FISU ның беренче вице-президенты Казанда журналистларга биргән интервьюсында. – 2013 елгы Уеннарда Россия җыелма командасында Татарстан вәкилләре дә күп булыр дип уйлыйм – алар спорт һәм психологик яктан бик яхшы әзерләнгән”.

Искәртеп узабыз, Клод-Луи Галльенның Казанга визит белән килүенең төп максаты – Татарстан башкаласында FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзү концепциясе турында фикер алышу. Кичә ул әлеге уңайдан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
“Универсиада нибары ике атна дәвамында үтүгә карамастан, Уеннарның мирасы озак елларга калачак, - дип ассызыклады FISU ның беренче вице-президенты. - Әгәр без Казанда әлеге юнәлештә белем бирү үзәген булдыруга ирешсәк, бу бөтен дөньядагы студентлар өчен зур мөмкинлекләр ачачак”. Галльен әфәнденең сүзләренә караганда, нәкъ менә Казанның FISU ның Халыкара белем бирү үзәген төзү урыны итеп сайлануы очраклы түгел, чөнки ТР Президенты – спорт ягыннан бик әзерлекле кеше һәм ТР башкаласы уңайлы урында – “Ауропа белән Азия арасында” урнашкан.

Искәртеп узабыз, бүген Татарстан башкаласы кунакларының (Галльеннан тыш, Казанга FISU ның белем бирүне үстерү бүлеге директоры Коль Гжелошай да килде) эш көне XXVII Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары объектлары белән танышудан башланды. Кунаклар “Ак Барс” Көрәш сарае һәм “Олимп” универсаль спорт комплексы залларын карады. Алга таба FISU җитәкчеләре Универсиада авылына килде, анда Бөтендөнья җәйге студентлар уеннары барышында 13,5 меңнән артык спортчы һәм делегация әгъзалары яшәячәк.
Уникаль студентлар шәһәренә визиты ахырында FISU ның беренче вице-президенты Универсиада авылының мактаулы кунаклар китабында истәлеккә язма калдырды. Кунаклар шулай ук “Буревестник” бассейнында һәм Теннис академиясендә булды.
 
Рөстәм Миңнеханов Иранның Казандагы Генераль консулы белән очрашты
(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консулы Резо Багбан Кондори белән очрашты. Очрашуда сүз Генераль консулның икенче вазифага күчү сәбәпле, Татарстан Республикасында эше тәмамлану турында барды.

Рөстәм Миңнеханов Резо Багбан Кондорины 11 февральдә билгеләп үтелә торган Ислам инкыйлабы көне белән котлады. Республика башлыгы консул әфәндегә нәтиҗәле эше өчен рәхмәт белдерде. “Иран Ислам Республикасы белән мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен күп эш башкардыгыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Хәзер бу элемтәләрне сакларга һәм үстерегә кирәк. Ике яклы мөнәсәбәтләрне үстерү аларны перспективалы итәргә мөмкинлек бирә”.

Татарстан белән Иран арасында мәдәният, мәгариф өлкәсендә ныклы элемтәләр урнашты, аерым алганда, Иран Казанда уза торган мөселман киносы фестивалендә актив катнаша, дип белдерде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, республика җитәкчелегенең Иран белән икътисади өлкәдә мөнәсәбәтләрне ныгыту теләге көчле.

Ул Резо Багбан Кондоринга уңышлы карьера теләде һәм яңа Иран Генераль консулы актив, Татарстан Республикасына карата җылы мөнәсәбәттә булуына өметләнүен белдерде.

Резо Багбан Кондори үз чиратында, Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде. Ул Иранда Татарстанны Россия үзәгендә тибә торган ислам йөрәге итеп кабул итәләр дип белдерде. Казанда өч ел ярым дәвамында эшләү вакытында Татарстан белән Иран арасында тарих, мәдәният өлкәсендә уртаклыклар күп булуын күрдем, диде. Бу яңа дәрәҗәгә, икътисади мөнәсәбәтләргә чыгарга мөмкинлек бирә.

Аерым алганда, Генконсул Казан мотор төзелеше берләшмәсе белән Иранның өч предприятиесе арасында элемтәләр урнаштырылды, дип белдерде. Якындагы көннәрдә нефть компаниясе вәкилләренең Казанга визиты ниятләнә. Моннан тыш, консул әфәнде, Иранның 11 провинциясенә - губернаторларга, шулай ук илнең сәүдә-сәнәгать палаталарына Татарстан Республикасының икътисади потенциалы хакында мәгълүмат җибәрүен белдерде.

Резо Багбан Кондори Көнчыгыш Әзербайҗан провинциясе губернаторы белән очрашу нәтиҗәсендә, Казанда Иранның өч провинциясенең махсус күргәзмәләрен оештыру һәм үткәрү мөмкинлеге туды, дип белдерде. Күргәзмә, 2011 елның июнендә ислам бизнесы кысаларныда узар дип ниятләнә.
Якын арада мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү кысаларында Ираннан Татарстанга нефть-газ юнәлеше буенча укырга 9 студент киләчәк, дип искәртте ул. Татарстанга тагын 27 студент соңрак килер дип көтелә.

Иранның Казандагы Генераль консулы фарсы телен популярлаштыру буенча җитди эш башкарылды, дип билгеләп үтте. Аерым алганда, соңгы өч елда Татарстаннан 50 дән артык кеше фарсы телен өйрәнү курсларына җибәрелгән.

Резо Багбан Кондори Рөстәм Миңнехановка Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында Иран студентларын укыту мәсъәләсен хәл итәргә булышуда катнашуын сорап мөрәҗәгать итте.

Ул шулай ук ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясенең Иранның өч провинциясенә сәфәр оештырырга тәкъдим итте.
Резо Багбан Кондори Рөстәм Миңнехановны Иранга визит белән килергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, сәфәрне 2011 елның беренче яртысында оештыру уңышлы булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
 
Бүген Президент Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе Башкортстанда эш сәфәрендә
(Казан, 22 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР рәсми делегациясе Башкортстанда эш сәфәрендә. Делегация составына министрлыклар, предприятие-оешмалар җитәкчеләре кергән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, сәфәр программасына ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Башкортстан Президенты Рөстәм Хәмитов белән очрашуы, “Уфа моторлар төзү җитештерү берләшмәсе”ндә, Авиация технологияләре технопаркында булу каралган. Визит барышында шулай ук Татарстан һәм Башкортстан Республикалары арасында икътисади – сәүдә, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында Килешү, ике төбәк арасында хезмәттәшлекне үстерү чаралары планы имзаланачак. Программага татар иҗтимагый берләшмәләре активы белән очрашу, “Биатлон” спорт комплексында булу, Археология һәм этнография музее экспозицияләре белән танышу да кертелгән.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хәбәрләренә караганда, узган ел ике күрше төбәк арасында товар әйләнеше күләме 15,3 млрд. сум тәшкил иткән.
 
Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге ТР делегациясе эш визиты белән Малайзиядә
(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе эш визиты белән Малайзиядә.

Татарстан делегациясе составында ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, “Ак Барс холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоров, “Линова” инвестиция-финанс компаниясе генераль директоры – Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү коммерцияле булмаган фонды президенты Ленар Якупов, “Татнефть” ААҖнең финанс идарәсе башлыгы Евгений Тихтуров, “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры урынбасары Евгений Пронин бар.
Визит кысаларында Малайзия җитәкчелеге белән очрашулар планлаштырылган.
Малайзия башкаласы Куала-Лумпурга сәфәр барышында Рөстәм Миңнеханов Россия-Малайзия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан Республикасы һәм Малайзия арасында сәүдә-икътисади, сәнәгый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерүгә бәйле мәсьәләләр буенча сөйләшүләр үткәрер дип көтелә.

Татарстан делегациясенең Малайзиягә визиты 2010 елның 15 декабренә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
 

No comments:

Post a Comment

Featured post

Five Years After Reconversion: Hagia Sophia Embodies Turkey’s Cultural Crossroads

  ISTANBUL, JULY 2025   — Half a decade has passed since the iconic Hagia Sophia resumed its role as a working mosque, marking a watershed m...

Popular Posts